Ел башыннан бирле 84 сабый теркәлгән, 70 гаилә төзелгән, 34 пар аерылышкан, 192 кеше үлгән

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Сентябрь аенда район ЗАГС бүлегендә 14 яңа туган баланы теркәделәр.

Узган айда 8 пар өйләнешкән. Кызганычка каршы, ай дәвамында 9 гаилә таркалды, 17 райондашыбыз бездән мәңгелеккә китте.

Ел башыннан бирле 84 бала теркәлгән, 70 гаилә төзелгән, 34 пар аерылышкан, 192 кеше үлгән.

Чагыштыру өчен: узган елның сентябрь аенда ГХАТ бүлегендә 13 бала теркәлгән (ел башыннан 114), 13 туй (65), ике пар аерылышкан (37), 19 кеше үлгән (217).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International