Гидрометцентрда җәйге җылылыкның кире кайтуы турында хәбәр иттеләр

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

«Российская газета» га Россия Гидрометцентрының әйдәп баручы синоптикы Леонид Ананьев сөйләвенчә, төннәрен үзәк өлкәләрдә күбесенчә 8-13 градус җылылык, көндез 15-18, ә Көньякта Үзәк территориаль идарә (Воронеж, Белгород, Липецк өлкәләре) 22 җылылыкка кадәр. Әмма яңгырлы.

Төньяк-көнбатышта (Ленинград, Псков, Белгород өлкәләре) төнлә күбесенчә +4-9 градус, көндез 9-14 градус җылы. Атна ахырына суытыр дип көтелә. Карелиядә беренче һәм икенче октябрьдә көчле яңгыр явачак.

Идел буенда да шактый җылы. Төнлә плюс 4-9, көндез 10-15 градустан югарырак. Ә Идел буе округының көньягында (Саратов һәм Самара өлкәсе) 22 градуска кадәр плюс. Атна дәвамында кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Россиянең Көньягында (Краснодар крае, Кара диңгез яр буенда) “Бәрхет сезоны" дәвам итә. Төнлә плюс 10-15 градус, көндез атна уртасында плюс 25 градуска кадәр. Кырым курортларында бер-ике градус салкынрак. Ә Төньяк Кавказ республикаларында плюс 28 градуска кадәр.

“Бәрхет сезоны" Приморьеда да тоткарланачак әле. Температура көндез 25 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма атна ахырына температура +18гә кадәр төшәчәк. Яңгырлар явачак.

Уралда, киресенчә, туңдыра һәм дискомфортно. Төннәрен -5 градуска кадәр салкынайта. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә юеш карлы яңгыр явачак. Атна уртасында көчле җил дә.

Себердә атна уртасында температура плюс 16-17 градуска кадәр күтәрелә. Әмма Красноярск өлкәсенең  үзәк һәм көньяк районнарында кар белән аралашканда көчле яңгыр көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International