2019 нчы елның 10 – 22 нче октябрь көннәрендә Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Милли – актуаль» яшьләрнең Милли-этно проектлары акселераторының беренче этабын гамәлгә ашыралар.
Акселераторның максаты-18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләрне республиканың муниципаль районнарында милли актуаль проектлар булдыруга укыту тора. Программа кысаларында катнашучылар проектның максатларын һәм бурычларын дөрес тасвирлау күнекмәләрен алачаклар, проблеманы нигезләргә, сметаны һәм чаралар планын төзергә өйрәнәчәкләр. Иң яхшы проектлар 2019 нчы елның декабрендә укуның икенче этабына чакырылачак, аның йомгаклары буенча Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм башка ведомстволар грантларын алуга тәкъдим ителергә мөмкин.
Кушымта нигезендә чарага гаризаны (https://forms.gle/REgRd748EXhVteuKA) формасы аша бирергә мөмкин. Сайлап алу конкурс нигезендә үтә.