Әлки җирле бүлекчәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Әлки җирле бүлекчәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.

Кабул итүдә төрле хезмәтләрнең белгечләре катнашты: Хәйруллин Шамил Шәрифулла улы-адвокат, Казанбаева Лилия Зәкәрия кызы-нотариус, Искаков Василий Владимирович-БТИ җитәкчесе, Галләмов Рәис Фоат улы - Пенсия фонды җитәкчесе, Самарина Ольга Кахрамоновна-суд приставы.

Кабул итүгә төрле мәсьәләләр буенча районның алты кешесе мөрәҗәгать итте: мирасны рәсмиләштерү, билгеләнгән пенсияне яңадан исәпләү, җир участогын рәсмиләштерү. Барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International