Беренче нигез салучы исемендәге парк барлыкка киләчәк

2019 елның 4 октябре, җомга

Алма, имән, чия, слива, груша, чыршы, нарат, кайбер куаклар үсентеләрен Рәфкать Сәмигуллин, Рияз Зыятдинов һәм аның сеңлесе Наҗия ире Фәрит, Рәмис Гаязов, Радик Фәйзетдинов, Фәрит Фәйзуллин алып килделәр. Алар барысы да диярлек читтә яши.

Яшь үсентеләр быел җәен беренче тапкыр Сабантуй үткәргән җирдә утыртылган. Бу урынны Алпар паркы дип атарга карар кылынды. Чөнки җәй көне бу урында  беренче нигез салучы Алпарга багышлап Истәлекле билге куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International