Айрат Хәйруллин: “Сәламәтлек мәктәбе”нең авыл җирлекләрен колачлавы мөһим”

2019 елның 4 октябре, җомга

Пенсия яшендәге кешеләргә туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белгечләр консультация бирәчәк, шулай ук төрле мастер-класслар һәм спорт чаралары узачак. “Сәламәтлек мәктәбе” “Бердәм Россия" фракциясе тарафыннан эшли башлады.

Проект беренче тапкыр Башкортстанда эшли башлады, ә уңышлы региональ тәҗрибәдән соң, акцияне РФнең башка субъектларына да масштаблау турында Карар кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Татарстан төрле инновацияләр һәм проектларны, шул исәптән социаль проектларны гамәлгә кертү буенча лидер булып тора.

“Хәзер "Сәламәтлек мәктәбе” эшли башлады. Бу яхшы башлангыч актив үссен һәм авыл халкын колачласын иде. Бүген спорт белән шөгыльләнү авыл яшьләре арасында иң кирәкле ял төренә әйләнде. Өлкән буын кешеләрен дә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мөһим. Әлеге акция кысаларында үткәрелә торган мастер-класслар һәм башка чаралар авыл кешеләренең тормышын төрлеләндерергә генә түгел, ә бәлки яңа, заманча белемнәр дә бирәчәк, алар сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итәчәк. Ә сәламәтлек-һәр кеше өчен иң мөһиме», - дип шәрехләде «Россия авылы» федераль проекты координаторы Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International