Цифрлы телевидениегә күчәргә һәм яраткан телеканаллар югалтмау кыен түгел. Иң мөһиме-сигнал кабул итү тибын билгеләү. Аналог, спутник, кабель яки цифрлы? Аналог торган очракта гына борчылырга була.
Моны берничә ысул белән тикшерергә мөмкин:
1) Сез телеканаллар логотибы янында “А" хәрефен күрәсез
2) Сездә 20 һәм азрак канал;
Әгәр дә сигналның аналоглы булуын ачыкласагыз, 14 октябрьгә алдан ук әзерләнергә кирәк. Аналогтан цифрлы ТВ күчү буенча кечкенә чек-лист:
• Телевизор бүгенге заман таләбенә туры килүен тикшерергә (DVB-Т2 стандартын тотамы)
• Әгәр телевизор искергән һәм DVB-Т2 стандартын хупламаса, техника кибетендә яки «Россия Почтасы " бүлекчәсендә цифрлы приставка сатып алырга кирәк;
• Антеннаны дөрес сатып алырга: әгәр сезгә телебашня ерак түгел икән – бүлмәнеке, әгәр ерак икән – урамныкы.
Ә чик буе торак пунктларында яшәүчеләр алдында тагын бер сорау килеп баса: күрше төбәктән түгел, ә үз төбәгеннән сигналны кабул итүгә ничек дөрес итеп әзерләнергә?
Җавап: кабул итү антеннасын якын арада тапшыру станциясе ягына юнәлдерергә кирәк. Ртрс. рф картасы сайтында Сезнең белән янәшәгездә нинди телебашня урнашуын карарга яки 8-800-220-20-02 түләүсез кайнар линия буенча ачыкларга мөмкин. Картада сезнең регионда барлык цифрлы объектлар күрсәтелгән.
Антеннаны кирәкле юнәлештә юнәлдерү өчен РТРС сервисыннан файдаланганда компас ярдәм итәчәк. Шулай ук антеннаны телебашняны урнаштыруны күз алдында тотып карарга мөмкин. Кагыйдә буларак, шул якка күрше йортларның антенналары юнәлдерелгән була. Шуннан соң каналларның автоностройкасын эшләтеп җибәрергә мөмкин.