Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләрен күрсәтү акрынлап активлаша бара. Россия Пенсия фонды эше, тулаем алганда, хәзерге вакытта гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең актив характерда булуына юнәлдерелгән. Мәсәлән, 80 яшькә җиткән гражданнарга беркетелгән түләү арту инде бүген үк белдерү характерына ия.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген үк гражданин үз шәхси счетының торышы белән таныша, шул рәвешле, эш бирүченең мәгълүмат тапшыруның үз вакытында һәм тулылыгын контрольдә тота һәм, кирәк булганда, аны, Пенсия фондына җитмәгән мәгълүматларны үз вакытында тулыландыра ала. Һәм бу гражданнар арасында бик кирәк. Безнең төбәктә мәгълүматлаштыру буенча сервисларга узган ел, 2017 ел белән чагыштырганда, биш тапкыр ихтыяҗ артты.
Россия Пенсия фонды органнарының өстенлекле бурычы-дәүләт хезмәтләрен күрсәтү эшен камилләштерү. Хәзерге вакытта, гражданнарга уңайлы булсын өчен, Пенсия фонды ПФРның барлык хезмәтләрен дә диярлек электрон рәвештә алу мөмкинлеге тормышка ашырды.
Әлки районында Пенсия хезмәте җитәкчесе Р.Ф. Галләмов билгеләп үткәнчә, Пенсия фонды хезмәтләрен дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша да, РПФ сайтындагы Шәхси кабинет аша да алырга мөмкин, өстәвенә РПФ сайтында хезмәтләр спектры киңрәк. Хәзерге вакытта анда 59 электрон сервис тормышка ашырылды һәм уңышлы эшли. Эшләтеп җибәрелгән сервисларның күбесе-электрон гаризалар, алар Россия Пенсия фондына дистанцион рәвештә түләүләр алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Шәхси кабинеттан пенсионерлар да, пенсиягә кадәр ерак булганнар да файдалана ала.
Пенсия фондының кайнар линиясе - 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлеге Контакт-үзәге - (843)279-27-27
Әлки районында Пенсия хезмәте - 2-17-05, 2-17-04
Интернет-ресурслар - www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571