Әлки районында «Татар диктанты " акциясендә 300ләп кеше катнашачак

2019 елның 6 октябре, якшәмбе

Бу акция ел саен Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта үткәрелә. Анда яше, белеме, һөнәре һәм мәнфәгатьләренә карамастан теләгән һәркем катнаша ала. Әлеге массакүләм чараның төп максаты-дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру. Диктант мәйданчыклары урта һәм төп мәктәпләрдә оештырылачак. Татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә теләгән һәркем чакырыла. Акция 13.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International