Базарлы Матак урта мәктәбенең мәктәп үзидарәсе активистлары укытучылар көненә менә шундый матур фотозона әзерләгәннәр. Алар иртәдән ук укытучыларны күңелле музыка һәм бүләкләр, чәчәкләр белән каршы алдылар. Мәктәп битендә # bm_school1 Instagram да кызыклы видео котлаулар карарга мөмкин. Бу көнне шулай ук үзидарә көне дә үткәрелде. Мәктәп активистлары башлангыч сыйныфларда дәресләр үткәрделәр, үзләрен чын укытучылар итеп тойдылар, "укытучы"ның ничек булуын аңладылар.