Иминләштерүчеләргә 2019 нчы елның 15 нче октябреннән дә соңга калмыйча Пенсия фондына сентябрь өчен һәм 21 нче октябрьгә кадәр СЗВ-З формасы буенча хисап тотарга кирәк, дип искә төшерә Әлки районында Пенсия хезмәте җитәкчесе Галләмов Р. Ф.
2019 нчы елның сентябре өчен СЗВ-М формасы буенча «Иминләштерелгән затлар турында мәгълүматлар» хисабын 15 нче октябрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Моннан тыш, иминиятләштерүчеләргә тупланма пенсиягә өстәмә иминият взнослары һәм эш бирүченең взнослары түләнә торган, квартал тәмамланганнан соң квартал саен 20 числосыннан да соңга калмыйча, ССВ-3 формасы буенча иминиятләштерелгән затларның реестрларын тапшырырга кирәк. Бу юлы ССВ-3 формасы буенча кварталлык хисапны 2019 нчы елның 21 нче октябреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк, чөнки 20се ял көненә, якшәмбегә туры килә.
Бу срок бозылган очракта, ПФР территориаль органнары тарафыннан 1.04.1996 ел, № 27-ФЗ Федераль законның 17 статьясы нормалары нигезендә, иминиятләштерелгән һәр кешегә 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланылачак.