Мәдәният учреждениеләрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада дәвам итә.
Яңа Әнҗерә авылында өлкән яшьтәгеләрне “Гомернең көзге мәле" дип исемләнгән бәйрәм концерт программасына чакырдылар.Җыелганнарны балалар бик җылы котладылар, аларның башкаруында, өлкән буын кешеләре өчен җырлар, биюләр башкарылды, шигырьләр сөйләнде. Һәр килгән кешегә чәчәкләр тапшырдылар, ә соңыннан барысын да бәйрәм табыны артына чакырдылар.