ЦИФРЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕГӘ КҮЧҮ

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 14 нче октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә экраннарында «А» хәрефен күрәсез икән, димәк сез аналог телетапшыруын карыйсыз.

Цифрлы телевидениегә күчү кысаларында сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1.      Әгәр телевизорда  цифрлы стандарт-DVB-Т2 булса, каналларны  цифрлы форматта карау өчен телевизорны   антеннага тоташтырырга кирәк.

2.      Интернетта эзләү кырында телевизор моделенең  исемен  маркасын һәм  характеристикасын күрсәтеп  телевизорны табарга. Барлыкка киләчәк биттә "барлык характеристикалар» төймәсенә басарга, «сигнал кабул итү" пунктын табарга кирәк. Сезнең телевизор цифрлы эфир тапшырулар стандартын тоткан очракта, бу пункт каршында DVB-T/T2 MPEG4 язылган булырга тиеш.

Цифрлы эфир телевидениесен карау өчен теләсә кайсы телевизорга аналог һәм цифрлы эфир телевидениесеннән сигнал кабул итә (всеволновая) торган антенна кирәк. Цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидение, IP телевидение, спутник телевидениесе түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга, шулай ук телевизор экраннарында «А»хәрефе булмаган эфир телевидениесе абонентларына кагылмаячак. Бу очракта цифрлы эфир телетапшыруларына тоташу автомат рәвештә була.

Цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-87-16 номеры буенча республика кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International