Марат Җәббаров: Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарының яртысыннан артыгы җыеп алынган

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Техник культуралар уңышын җыю һәм җирне эшкәртү барышы турында бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, республикада иртә өлгерә торган бөртекле культуралар 4 млн 250 мең тонна җыелган, тагын 200 мең тонна тирәсе кукуруза уңышын җыю планлаштырыла. Игеннәрне җыю кампаниясе лидеры буып Тукай районы танылган. Җыелган ашлыкның тулаем күләме - 175 мең тонна, ужыш - 40,4 ц/га..Уңыш күрсәткече буенча икенче урында Мамадыш районы - 40,2 ц/га. Анда 135 мең тонна уңыш суктырылган. Зәй һәм Актаныш районнарында да уңышлылык күрсәткечләре югары (40 ц/га).

Бүгенгә 33,8 мең га мәйданнан (53 процент) шикәр чөгендере җыеп алынган. 1 млн 464 мең тоннадан артык уңыш җыелган. Республиканың шикәр заводларында 74,2 мең тонна татлы продукция җитештерелгән.

Моннан тыш, аның мәгълүматларына караганда, бәрәңге мәйданнарының 83 процентыннан (4,4 мең га) уңыш җыеп алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 127 мең тонна уңыш җыеп алган. Бер гектардан уртача 287 центнер бәрәңге алына.

Җирне эшкәртү эшләре дәвам ителә. Бүгенгә 1 млн. 405 мең гектар җир сөрелгән. 2 мең берәмлек тирәсе техника эшли. Узган атнада гына да 192 мең га җир эшкәртелгән.

Министр кыр эшләреннән азат ителгән техниканы саклауга куярга, чистартырга, консервацияләргә, дефектовка ясарга һәм ремонт эшләрен башларга кирәк, дип белдерде. Министр октябрь ахырында техниканы кышкы саклауга кую башланачагын әйтте һәм хуҗалык җитәкчеләрен машина-трактор паркларында тәртип урнаштырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International