Югары Әлморза авыл китапханәсе өлкән укучыларын “Китап дөньясында бер кичә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашуга чакырды. Китапханәче аларны Өлкәннәр көне белән котлады, соңыннан алар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар, яшьлекләрен искә алдылар. Аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, яңа кайткан китапларга күзәтү ясады. Очрашу бик җылы атмосферада узды.