Югары Колчурино авыл китапханәсендә «Күңел яшь чактагы кебек» дип исемләнгән очрашу-кичә узды.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Югары Колчурино авыл китапханәсендә «Күңел яшь чактагы кебек» дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Өлкәннәр адресына җылы сүзләр яңгырады, шигырьләр укылды. Катнашучылар үзара аралаштылар, яшьлекне, яраткан җырларны искә төшерделәр, укылган китаплар турында фикер алыштылар. «Юлны тәмамла», «Барысын да искә төшер» конкурсларында катнаштылар. Барлык укучылар да канәгать калдылар һәм китапханә стеналарында ешрак очрашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International