Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген Әлки муниципаль районының Иске Тахтала авылында яшәүче Карсакова Зинаида Петровнаның 90 яшьлек юбилее. Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы урынбасары Р.Ә. Билалов, Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Ф. И. Җәләлетдинов, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Р. А. Хәлиуллин һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе А. И. Хәмитов килделәр. Район җитәкчелеге әбигә РФ Президенты В.В. Путинның, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатын һәм авыл җирлеге башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International