Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, продуктивлы һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен, әле күп эшләр башкарырга кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев «Алтын көз»күргәзмәсен ачу тантанасында.
“Без, һичшиксез, агросәнәгать комплексына алга таба да ярдәм итәчәкбез, илебездә Авыл хуҗалыгы югары технологияле, продуктивлы һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен күп эшлисе бар әле", - диде ул.
Медведев ассызыклаганча, «соңгы елларда Россия агросәнәгать комплексы авыр юл узды». «Әмма бу һөнәрләргә хезмәт итүче кешеләрнең аңа булган ышанычларын саклап калулары һәм көн саен шөгыльләнүләрен дәвам итүе бик мөһим», - дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Халыкара агросәнәгать форумы һәм "Алтын көз-2019"күргәзмәсе эшендә катнаша.