8 нче октябрьдә Әлки муниципаль районы Югары Кәчи авылында яшәүче Евстафьева Ольга Тихоновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы урынбасары Р.А. Билалов, Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы М. И. Елифанов, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Р. А. Хәлиуллин һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе А. И. Хәмитов килделәр. Район җитәкчелеге әбигә РФ Президенты В.В. Путинның, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатын һәм авыл җирлеге башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.