Айрат Хәйруллин: "Россия белән Төркия арасындагы милли валюталарны куллану сәүдә багланышларында страховка булачак”

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Милли валюталарны куллану Россия һәм Төркия арасындагы исәп-хисапларда ике илнең дә сәүдә мөнәсәбәтләрен көтелмәгән валюталы хәвеф-хәтәрләрдән страховкаларга тиеш һәм Россиянең гарәп дөньясында сәүдә статусын яклаячак, дип аңлатты РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин.

«Татарстан икътисады өчен Төркия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм тиз үсеш фонында бу зур плюс булачак һәм рискларны киметергә ярдәм итәчәк. Бөтен эш шунда ки, чит валютада исәп-хисап ясаганда, акча валюта эмитацияләнгән илнең чит ил банкы счетында ята. Без сумнар, лирлар турында сөйләсәк, бу безнең өчен билгеле бер страховка. Моннан тыш, мондый түләүләр комиссия чыгымнарын һәм валютаны конвертацияләү буенча төрле хәвеф - хәтәрләрне киметү күзлегеннән караганда нәтиҗәлерәк дип санала», - ди ул.

Шулай ук Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Төркия икътисады бик тиз үсә, бөтен гарәп дөньясы белән сәүдә алып барыла һәм яхшы перспективаларга ия. Шунысы куанычлы, Татарстан белән илнең аерым эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләре урнашкан.

Белешмә өчен:

Агымдагы елның беренче алты аенда Россия һәм Төркия арасында агросәнәгать комплексы сегментында товар әйләнеше 7% ка артты һәм 1,7 миллиард долларга җитте. 2019 елның гыйнвар-август айларында Россия һәм Төркия арасында сәүдә әйләнеше еллык чагылышта 2,3% ка артты һәм 17,604 миллиард доллар тәшкил итте, ә хисап чорында РФ Тышкы сәүдәнең гомуми әйләнешендә Төркия өлеше бер ел элек 3,9% тан 4,1% ка кадәр артты, дип хәбәр итте ФТС сишәмбе көнне.

Бүген Төркиянең яңа Генконсулы белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 314 млн. доллардан артып китте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International