Әлки районында хезмәтне саклау буенча республика семинары узды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Җитештерүдәге имгәнүләрне киметү өчен хезмәтне саклау белән идарә итү системасын стратегик рәвештә үстерергә кирәк. Бу хакта бүген Әлки районында узган Хезмәтне саклау буенча республика семинарында сөйләштеләр. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты, Әлки районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы белән берлектә оештырылды. Анда республиканың профильле ведомстволары вәкилләре, районның йөздән артык оешма һәм учреждениесе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарда катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев сәламләде. Ул районда хезмәтне саклау буенча Координацион совет эше турында сөйләде. Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларының торышы мәсьәләсе турында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева чыгышы тыңланды. Семинар барышында шулай ук җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча кисәтү чараларын финанслау мәсьәләләре дә каралды. Катнашучыларны хезмәтне саклау буенча белгечләрнең квалификациясенә карата яңа таләпләр белән таныштырдылар, моннан тыш, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүдәге яңалыклар, юдырту һәм зарарсызландыру чаралары белән дә таныштырдылар. Семинар кысаларында заманча шәхси саклану чаралары күргәзмәсе оештырылды. Барлык катнашучыларга да актуаль белешмә-методик материал комплектлары таратылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International