Авыл халкын диспансерлаштыру өчен күчмә медицина комплекслары «Бердәм Россия " партиясе инициативасы буенча сатып алынды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникова Әлки районына эш визиты белән килеп киттеләр. Килү пункты булып мобиль поликлиника торды, анда бүгенге көндә РКХ белгечләре Салман кустында яшәүчеләрне медицина тикшерүе үткәрделәр.

Мобиль сырхауханә -ул тулы кыйммәтле медицина кластеры. Анда кирәкле бөтен нәрсә бар: регистратура, функциональ диагностика кабинеты, табиб кабинетлары. Модуль теләсә нинди һава шартларында ел әйләнәсендә эшли ала. Мондый  сырхауханәне бер урыннан икенче  урынга "КамАЗ” авыр йөк машинасы күчереп йөртә. Күчмә медицина комплексы шулай ук табибларны йөртү өчен микроавтобус белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International