Әлки муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды

2019 елның 11 октябре, җомга

10 нчы октябрьдә  Әлки муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Утырышта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Пономарев Алексей Валерьевич, ТР Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Йосыпов Илнур Вәли улы, Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясе секретаре Зыятдинов Илназ Нуретдин улы, «Главдортранс» ДКУ баш белгече Вафин Марат Минсәет улы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Нурлат шәһәре филиалы вәкиле Вафина Айгөл Рәшит кызы, ААҖ җитәкчесе Кәримов Идрис Габделбәр улы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия әгъзалары катнашты.

 

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 

1.2019 нчы елның 9 ае йомгаклары буенча Әлки муниципаль районында авария хәленең торышы турында.

 

2. Укучыларны мәктәп автобусларында  куркынычсыз йөртүне оештыру буенча эш турында.

 

3. Базарлы Матак авыл җирлегенең урам-юл челтәрен карап тоту буенча эшләрне оештыру турында.

 

4. 2019 нчы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе тарафыннан районда балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау эше турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International