14 октябрьдә Татарстан Республикасында аналог тапшырулары туктатылачак

2019 елның 11 октябре, җомга

Сез  аналог сигнал кабул итәсез, әгәр сездә:

-        телевизорда федераль канал билгесе янында “А” хәрефе;

-        20 каналдан кимрәк;

-        ТВ  абонент хакы юк.

Сез инде цифрлы эфирны кабул итү өчен DVB-Т2 стандартының махсус приставкасы кирәклеген ишеткәнсездер. Шулай ук антенна сайлау да мөһим булып тора.

Антенна сайлау

Цифрлы эфир сигналны кабул итү өчен бүлмә яки тышкы антенна кирәк. Әгәр сез телеманара янында яшисез икән,  кечкенә генә бүлмә антеннасы да куярга мөмкин. Мондый антенна ярдәмендә авылда, дачада һәм башка телеманаралардан ерак урыннарда сыйфатлы сигнал алу җиңел  яки бөтенләй мөмкин түгел. Бу урыннар өчен тышкы антенналар яхшырак туры киләчәк. Мондый антенна бинадан тыш – тәрәзәнең тышкы ягына, балконда урнаштырыла.

Антеннаны сайлаганда кабул итү бүлмәсенең һәм ландшафтның тыгызлыгын, шулай ук, ничәнче катта яшәүне  исәпкә алырга кирәк. Антеннаның кабул итү бүлмәсе телеманарага якынрак булган саен, сигналны кабул итү шулкадәр ышанычлырак.

Антенны гади һәм көчәйткечле була. Гади антенна телеманарага якын  ераклыктан кабул итү өчен. Ул тавышсыз һәм әйбәт кабул итә. Әмма мондый антенның мөмкинлекләре чикләнгән, әгәр сез телеманарадан ерак торасыз яки тирәгездә җитди каршылыклар   (биек йортлар, агачлар) бар икән, аның көче җитми.

Көчәйткечле антенна кабул ителгән сигналның сыйфатын яхшырта. Алар, беренче чиратта, телеманарадан еракта урнашкан авыл җирендә сигнал кабул итү өчен туры килә.

Цифрлы эфирлы телевидениене кабул итсен өчен, антенна ДМВ-диапазонлы булырга тиеш. Шулай ук ул күпдулкынлы (всеволновая) антеннаны кулланырга мөмкин. Бу аналоглы да, цифрлы да каналларны бервакытта карау мөмкинлеген бирәчәк.

Антеннаны көйләү.

Антеннаны җыю, гадәттә, эшләнмәнең инструкциясендә яки кабында  җентекләп языла. Инструкцияне сатып алу этабында игътибар белән укыгыз! Игътибар итегез: антеннаны урнаштыру урынына һәм сыйфатлы кабул итсен өчен телевизорга тоташтыру тәртибенә.

Антеннаны DVB-Т2 диапазонлы телевизорга  тоташтырырга кирәк. Әгәр сезнең телевизор 2013 елдан өлкәнрәк һәм DVB-Т2 хупламаса, аңа әлеге Стандарт ярдәмендә цифрлы приставканы кушарга кирәк. Антенна күп кенә антенналар белән комплектта сатыла торган коксиаль кабель ярдәмендә телевизор һәм приставкаларга тоташа. Чыбык аерым сатып алырга була. Сатып алган вакытта аның бүлмә эчендә генәме әллә тышта да кулланылына икәнлеген   ачыклау мөһим.Антеннаны уңышлы көйләү өчен аны башняга юнәлтергә кирәк. Әгәр тышкы антенна булса, аны тиешле югарылыкка күтәрергә кирәк.

Әгәр сезнең интернет бар икән, цифрлы эфир телевидениесе картасына РТРС.рф сайтында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. РТРС телеманарасының сезнең йорттан нинди якта урнашуын карарга һәм шунда антеннаны юнәлтергә мөмкин. Антеннаны кирәкле юнәлештә юнәлтү өчен компас кулланырга мөмкин.

Шулай ук антеннаны телеманараның урнашуын күз алдында тотып карарга да мөмкин. Кагыйдә буларак, анда күрше йортларның антенналары юнәлтелгән  инде. Шуннан соң каналларның автоностройкасын эшләтеп җибәрергә мөмкин. Әгәр региональ канал карарга телисез икән, аның нинди диапазонда  эшләгәнен белешергә кирәк. Әгәр антенна бер метрда артса, ул күпдулкынлы антенна булырга тиеш, ягъни МВ һәм ДМВдан сигнал кабул итә.

Сигналны ышанычлы кабул итү зонасы.

өрле торак пунктларда, тапшыручының егәрлегенә карап, сигналны ышанычлы кабул итүнең төрле зоналары (сигнал тотрыклы һәм бернинди кыенлыкларсыз кабул ителә торган зоналар).

Идеаль шартларда цифрлы сигналны ышанычлы кабул итү зонасы радиуслары уртача алганда (кабул итү антеннасы подвесының биеклеге – 10 м, тигезлек, телеманараның турыдан-туры күренеп торуы) шундый:

- 10 Вт –3 км якын;

- 50 Вт –5 км якын;

- 100 Вт –15 км якын;

- 500 Вт –25 км якын;

- 1 кВт –30-35 км якын;

- 2 кВт –35-40 км якын;

- 5 кВт –40-50 км якын.

Сезгә якын тапшыручының егәрлеген шул ук ртрс.рф. картада карарга мөмкин. Үз торак пунктыгызны табыгыз, манара сурәтенә басыгыз һәм экранда бу мәгълүмат пәйда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International