Юхмачы авыл китапханәсендә шагыйрь, прозаик М. Ю. Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан «Тынгысыз җан битләре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Китапханәчеләр яшь китап укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. «Парус», «Утес» һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара ахырында күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.