Түбән Колчурино авыл клубы авылның өлкән буыны өчен “Сөйләшеп утырыйк әле” дип исемләнгән утырыш үткәрде. Хатын-кызлар гаилә көнкүреше серләре белән уртаклаштылар һәм салмак кына сөйләшеп бияләйләр, оекбашлар, шарфлар бәйләделәр.