Бүген, 15 нче октябрьдә, Әлки муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.2019 нчы елның 9 аенда Әлки муниципаль районы территориясендә кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү турында.
2."Базарлы Матак РҮХ"ДАССОда "көнкүреш коррупциясе”н минимальләштерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру барышында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны үтәү турында.
3.Индивидуаль торак төзелеше объектын төзү (реконструкцияләү), шул исәптән капиталь төзелеш объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә рөхсәт бирү тәртибе турында.
4.2019 нчы елның 9 ае өчен 2013 нче елның 5 нче апрелендәге 44-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законны үтәү турында.