Казанда “Минем бизнесым" Бөтенроссия форумы узачак

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Форумда илнең бизнес-элитасы вәкилләре, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволарның җитәкчеләре һәм әйдәп баручы экспертлары катнашыр дип көтелә.

Әлеге чара «Эшкуарлыкны популярлаштыру» федераль проекты кысаларында 24 октябрьдә Казанның «Татнефть Арена»спорт сараенда узачак.

Форумда республикада, аерым алганда, Казанда эшмәкәрлекне үстерү өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләр турында фикер алышачаклар.

Бөтен Россиядән катнашучылар үз эшләрен ачу буенча практик рекомендацияләр алачаклар һәм шулай ук үзләре турында базарда белдергән компанияләр мисалында, сату стратегиясен ничек төзергә, экспорт базарларына чыгарга һ. б. ларны тикшерәчәкләр.

Чарада Европа һәм дөнья чемпионы, танылган алып баручы һәм бизнес-леди Ләйсән Утяшева, сөйләшүләр һәм шәхси сатулар буенча әйдәп баручы белгеч Сергей Азимов, RESTart Vasilchuk Brothers ресторан холдингы хуҗасы Алексей Васильчук һ. б. катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International