Әлки районы буенча коммуналь бурычлар 700 мең сум тәшкил итә

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Коммуналь хезмәтләрне вакытында түләмәүче әлкилеләр саны 200 кешене тәшкил итә.

Салкын суны бушлай эчәргә, каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтләреннән файдаланырга теләгән бурычлылар аеруча күп. Аларның гомуми бурычы 700 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, бурычлыларга карата катгый чаралар күрелә – беркетмәләр төзелә, эшләр судка тапшырыла. Мондый хәлгә эләкмәс өчен, файдаланган хезмәтләрне вакытында түләсәң яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International