Татарстанда машина - урын хуҗалары 2 тапкырга артты

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 нчы елда теркәлгән парковка урыннары саны, 2018 нче  елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 118% ка арткан.

9 ай эчендә 976 парковка урыннарына хокук теркәлгән.

Белешмә: 2017 нче елның 1 нче гыйнварыннан Гражданлык кодексына (130 ст.) төзәтмәләр нигезендә, җир асты автостоянкаларында һәм күп катлы паркингларда машина-урын мөстәкыйль күчемсез милек объекты дип таныла, әгәр ул торак булмаган, аерым һәм башка биналардан изоляцияләнгән булса.

Ведомствода аңлатуларынча, 2017 нче елдан "Машина урыны” ның рәсми статусы бар. Бу мөстәкыйль күчемсез милек объекты, ул бүләк итәргә мөмкин, сатып алырга, сатарга һ. б.

Әгәр дә машина-урын өлешләп төзү объекты булып тора икән (фатир белән бергә), шуны билгеләп үтәргә кирәк, күп фатирлы йортны яки аерым торучы күп катлы паркингны файдалануга тапшырганнан соң, һәр машина-урынның дәүләт кадастр учетына куелуы, файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән җирле үзидарә органы гаризасы буенча, бөтен йортны яки паркингны исәпкә кую белән бергә гамәлгә ашырыла. Димәк, парковка урыны хуҗасына бу очракта исәпкә кую өчен аерым мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ә менә аңа милек хокукын теркәү өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә өлешләп катнашу яки юл кую килешүе, машина-урынны төзүчедән өлешчегә тапшыру акты белән мөрәҗәгать итәргә һәм 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Хокукны теркәү вакыты 9 эш көне тәшкил итәчәк, - дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International