Каракүл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Халыкның яратканы-бакча патшабикәсе" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме үткәрделәр. Җыелганнарга аның Россиядә ничек барлыкка килүе, күпме бәрәңге сорты, нинди бәрәңге ризыгы пешереп булуы турында сөйләделәр. Барысы да иң зур бәрәңгегә-«Бәрәңге-баһадир» конкурсларында катнаштылар. «Яшелчә фантазиясе» - эшләнмәләр конкурсы, «Аның галиҗәнәпләре бәрәңге» - бәрәңге турында шигырьләр һәм җырлар конкурсы.