ТРда Россиянең башка төбәкләреннән дүрт мең кеше үзмәшгульлек белән теркәлгән.
2019 нчы елның 18 нче октябре, җомга.
Татарстан Республикасында Россиянең башка төбәкләреннән дүрт мең кеше үзмәшгульлек белән теркәлгән.
Министр мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда 37 меңгә якын кеше теркәлгән. "Шул ук вакытта бик кызыклы сан да бар — аларның 4 мең үзмәшгуль кеше татарстанлылар түгел, әмма республика территориясендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыралар". 2019 ел ахырына кадәр республикада үзмәшгульлек сыйфатында 60 меңгә якын кеше теркәлер дип көтелә.