Аның максаты-җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Агымдагы елның 9 аенда республикада 3220 авария булган, нәтиҗәдә 238 кешенең гомере өзелгән, тагын 4047 кеше тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр кичүендә 196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер бала һәлак булган, 197 кеше имгәнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр санының артуы күзәтелә.
«Җәяүлеләр юлы» профилактик декадасы кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлекләр бирмәү һәм җәяүлеләрнең үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын кисәтү буенча эшне көчәйтәчәкләр. Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында аңлату эшенә аерым игътибар бирелә.