Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсына гаризалар кабул итә башлый.
Конкурста республиканың авыл хуҗалыгы тармагында һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә өч ел эш стажы булган хезмәткәрләр катнаша ала.
Конкурсның төп максатлары: Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен үстерү һәм кызыксындыру, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклау.
Конкурс номинацияләре: «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районындагы селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».
Катнашучылар түбәндәге документларны тәкъдим итәргә тиеш: конкурста катнашу өчен гариза, катнашучы анкетасы, белем турындагы документ күчермәсе, хезмәт кенәгәсенең күчермәсе, салым түләүләре буенча бурычларның булмавы турында белешмә .
Конкурста катнашу өчен агымдагы елның 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 221 76 69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.