Район башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген, 22 нче октябрьдә, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин гражданнарны атна саен сишәмбе көнне үткәрелеп килүче  шәхси сораулар буенча чираттагы кабул итте. Гражданнарны кабул итүгә район башлыгына 4 кеше мөрәҗәгать итте. Тәҗрибә күрсәткәнчә, җир мәсьәләләре, торак мәсьәләләре, матди ярдәм күрсәтү сораулары аеруча актуаль булып кала. Кабул итү барышында телдән аңлатмалар бирелде, ә алга таба эшләп бетерүне таләп иткән мәсьәләләр буенча - структур бүлекчәләр урынбасарларына һәм җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International