“Базарлы Матак урта мәктәбе” МБББУендә "Кавказ өчен көрәш" дигән Бөек Тарихи Квест үткәрделәр.
Әлеге чараның оештыручылары - әлеге мәктәпнең "Җиңү волонтерлары", ә катнашучылар-8 нче сыйныф укучылары.
Укучылар өч ротага(команда) бүленделәр,һәр ротада бишәр кеше иде. Һәр ротада бер Сержант(команда командиры) һәм "Юнармеец"формасындагы бер ефрейтор. Квестта катнашучылар частьнең төп штабына җыелды һәм аларга вакыт аралыгы өчен Сержант һәм Ефрейторны үз формаларына киендерергә боерылды,һәр команда бу биремне үтәде. Шуннан соң өч ротага да частьнең төп штабында тагын ике бирем бирелде. Командалар "Кавказ өчен сугыш" тормышындагы тарихи мизгелне белү буенча биремнәрне чиште,ә аннан соң экранда күрсәтелгән Бөек Ватан сугышы турында биремнәрне һәр рота үтәде. Шуннан соң сугышчылар иптәшләренә таянып, бер-берсенә ышанып, "Упкын аша узу" дигән катлаулы сынауны уздылар. "Упкын аша узу" сынавынан соң, сержантларга "Кавказ өчен көрәш" вакытында төшкән фотосурәтләрдәге кебек позаны кабатларга боерылды. Барлык сынаулардан соң, сугышчыларга мөһим юллама немецларга эләкмәс өчен "Зашифровка"ны үтәргә кирәк иде.
Нәтиҗәдә, бүлекчә полковнигы үз вердиктын чыгарды.
Әзерлек буенча беренче урында - 8 А сыйныфының беренче ротасы.
Әзерлек буенча икенче урында - 8 В сыйныфның өченче ротасы.
Әзерлек буенча өченче урында - 8 Б сыйныфының икенче ротасы.
Катнашучыларга барысы да ошады!!!