Марат Җәббаров " Danone Россия» компаниясе генераль директоры Чарли Каппетти белән сөйләшүләр үткәрде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Мәскәүдә «Danone Россия» компаниясе генераль директоры һәм Россия, БДБ, Төркия һәм Якын көнчыгыштагы яңа сөт продуктлары бүлекчәсе вице-президенты Чарли Каппетти белән очрашты.

 

Исегезгә төшерәбез, Danone компаниясе составына 16 завод керә, шул исәптән «Данон Россия” АҖ “Эдельвейс “ сөт комбинаты» филиалы. Республика территориясендә сөт комбинаты тәүлегенә 90-130 тонна чимал сатып ала (сезонга һәм ихтыяҗга карап), 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән даими нигездә эшли.

 

Очрашу барышында яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. “Татарстан – Россиядә сөт җитештерү һәм сату буенча лидерларның берсе, республикада аны эшкәртү һәм башка регионнарга һәм илләргә нәкъ менә әзер продукция китереп тору төбәктә өстәмә бәя калдырырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 

Чарли Каппетти, үз чиратында, сөт эшкәртү өлкәсендәге эш тәҗрибәсе һәм алдагы планнар белән уртаклашты. "Компания сакчыл һәм экологик җитештерүгә йөз тота, шуңа күрә перспектив планнарда –сәүдә челтәрләрендә кабул итү һәм алга таба пластик икенчел чималны эшкәртү», - дип уртаклашты компаниянең генераль директоры.

 

ТР Премьер-министры урынбасары Чарли Каппетти Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт белдерде һәм компания җитәкчелеген алга таба хезмәттәшлекнең барлык аспектлары турында җентекләп сөйләшү өчен Казанга чакырды.

 

Белешмә өчен:

Danone компаниясе 1919 нчы елда Испан рус галиме Илья Мечников хезмәтләре белән кызыксынып һәм шул базада яңа сөт продукты – йогурт булдырган, испан фармацевты Исаак Карассо тарафыннан оештырылган. Бүгенге көндә компания 5 континентта һәм 120 илдә  сөт продукциясен тәкъдим итүче, дөньяда иң эре җитештерүче санала. Россиядә компания 1992 елдан бирле эшли. Беренче завод 1995 елда Тольяттида төзелгән. Хәзерге вакытта компания составына 16 завод керә, шул исәптән “ДАНОН РОССИЯ!” АҖ “ЭДЕЛЬВЕЙС” сөт комбинаты” филиалы (Казан).

 

Татарстан филиалы сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү буенча махсуслашкан, 2004 елда төзелгән. Предприятиедә WISE җитештерү куркынычсызлыгы культурасы һәм DaMaWay Сакчыл җитештерү программасы гамәлгә кертелгән.

 

Чыгарыла торган продукциянең ассортименты: 54 исемдә.

 

Брендлар: «Простоквашино» (эчәргә яраклы пастеризацияләнгән сөт, каймак, каймаклы соус), «Смешарики» (сөт коктейльләре), «Эдельвейс» (эчәргә яраклы ультрапастерлаштырылган сөт, каймак, катык), «Растишка» (сөт коктейльләре), «Гаилә өчен» (эчәргә яраклы пастеризацияләнгән сөт, йогурт), «Актуаль» (соклы сыворотка), «Болын авылы» (варенец, турах,  каймак).

 

Инвестицияләр һәм планнар: 2017 нче елда якынча 75 млн. сум инвестицияләнгән (каймак җитештерү буенча өстәмә егәрлекләр – атнага 180 тонна), 2018 нче елга-50 млн. сум иске җиһазларны алыштыру һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен).

 

2019 нчы елга локаль чистарту корылмаларын төзү буенча инвестиция проекты расланган, проектның бәясе – якынча 300 млн.сум.

 

«ДАНОН РОССИЯ» АҖ Татарстанда сөт җитештерүчеләр белән продуктивлылык һәм сыйфат өстендә актив эш алып бара. Бүгенге көндә компания трейдерлар белән хезмәттәшлек итми (хуҗалыклар белән генә). Республика территориясендә тәүлегенә 90-130 тонна чимал сатып ала (сезонга һәм ихтыяҗга карап), 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән даими нигездә хезмәттәшлек итә. Компания республикада беренчеләрдән булып хуҗалыклар белән эшләү буенча озак сроклы контрактлар төзү тәҗрибәсен кулланды, бу тәэмин итеп торучыларга чималга бәяләрнең волатильлеге шартларында тотрыклы эшләү мөмкинлеге бирде. Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык җитәкчеләре һәм әйдәүче белгечләре ташламалы шартларда «ДАНОН РОССИЯ» АҖ - Липецк өлкәсендә "ДАНОН РОССИЯ" АҖ-МБА (Сөт бизнес-академиясе) уку үзәге базасында стажировка үттеләр. Кыр эшләренә, баш санын арттыруга, фермаларда өстәмә биналар төзүгә компания тарафыннан займнар рәвешендә акча бүлеп бирелгән: 2018 елда – 52,3 млн, 2019 елда – 72 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International