“Әлки хәбәрләре” газетасына 2658 кеше язылган.

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Үргәгарда һәр гаилә диярлек район газетасына язылырга өлгергән. Уңышлы матбугатка язылуны оештыруда почта хезмәткәрләренең роле зур. Иске Алпарда да һәр хуҗалык диярлек «Әлки хәбәрләре»алачак. Карга, Чуаш Борнае, Иске Чаллы, Иске Салман, Иске Камка, Түбән Кәчи, Ташбилге, Яңа Салман, Кошки кебек торак пунктларга язылу кампаниясе дә яхшы оештырылган. Ә менә Әхмәт, Борискино һәм Иске Матакта язылу бик акрын бара.

Газета редакциясе газетабызга язылуны яхшы оештырган почта хезмәткәрләрен һәрвакыт бүләкли. Быелгы язылу нәтиҗәләре буенча иң яхшы хат ташучыларның хезмәте дә истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International