Карга авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл өлкәннәре өчен “Уңыш бәйрәме" үткәрделәр. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, якыннарыбызга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне узган бәйрәм чарасы өлкән яшьтәге кешеләргә рәхәтләнеп ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирде. Алар бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар.