Әлки районының Югары Кәчи авылында «Чиста су» республика программасы кысаларында яңа суүткәргеч салдылар. Иске суүткәргечләр еш ком белән тыгыла, аларны чистартырга туры килә. Һәм менә бу көздә «Чиста су» республика программасы акчасына скважина казып, яңа манара куйдылар. Шулай ук 110 мм диаметрлы яңа торбалар салдылар һәм аларны иске система белән боҗраладылар. Биш янгын гидранты урнаштырылды. Шулай итеп, проблеманы уңай хәл итә алдык.
Югары Кәчи мәдәният йорты, башлангыч мәктәп территорияләрен дә төзекләндерделәр. Үзара салым акчасына территорияне металл рәшәткә белән тотылды. Ә киләсе елның язында Түбән Кәчи авылы үзәгендәге парк тирәсендәге рәшәткәләрне алыштырырга планлаштыралар.