Сөт җитештерү һәм сату буенча безнең район республикада беренче бишлектә.
Терлекчеләр көн саен 158 тонна сыйфатлы сөтне эшкәртүгә озаталар. Безнекеннән күбрәк Кукмара (269 тонна), Балтач (230 т), Әтнә (229 т), Актаныш (169 т) районнары гына җитештерә. Республикада иң аз сөт Чирмешән (15 т), Менделеевск (18 т), Мөслим (21 т) районнарында савыла.