Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын өстәмә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.
Грант күләме Министрлык тарафыннан КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып билгеләнә. Мөгезле эре терлек үрчетү өчен грантның максималь күләме бер хуҗалыкка 30 млн.сумнан артмый һәм НДС исәбеннән башка чыгымнарның 60% ын тәшкил итә. Башка төр авыл хуҗалыгы терлекләрен, кош – корт һәм балыкны үрчетү һәм тоту өчен-20 млн.сумнан да артмый.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 309 нчы кабинет эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Документлар һәм гаризалар 2019 нчы елның 23 нче октябреннән 21 нче ноябренә кадәр кабул ителә. Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.