Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 нчы елның 23 нче октябреннән 21 нче ноябренә кадәр «2017-2020 нче елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»ведомство программасында катнашу өчен КФХларны конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.
Документлар һәм гаризалар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Федосеевская ур., 36 нчы йорт (309 нчы кабинет)