Карга авыл китапханәсе яшь китап укучыларны "Сәламәтлек-нәрсә ул?" дип исемләнгән әңгәмә – сөйләшүгә чакырды. Китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвешен ничек дөрес итеп алып барырга кирәклеген сөйләде. Үз сәламәтлегеңә сакчыл караш кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Китапханәче балаларны спорт белән шөгыльләнергә, зарядка ясарга һәм саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә чакырды. Сәламәтлек турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар «Сәламәт тәндә – сәламәт рух»дигән викторинада бик теләп катнаштылар. Барлыгы 8 кеше катнашты.