Чуаш Борнае авыл китапханәсенә яшь китап укучыларны “Ак торналар бәйрәме" искә алу сәгатенә чакырдылар

2019 елның 25 октябре, җомга

Чуаш Борнае авыл китапханәсенә яшь китап укучыларны “Ак торналар бәйрәме" искә алу сәгатенә чакырдылар. Балалар бәйрәмнең тарихы турында белделәр. Ел саен 22 нче октябрьдә Россиядә сугыш вакытында һәлак булган һәм террорлык актлары корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Тематик видеопрезентация каралды, китапханәче япон кызы Садако – Хиросимада атом бомбасы корбаны турында сөйләде. Чара ахырында балалар үз куллары белән гаепсез корбаннар истәлегенә Ак торналар ясадылар. Барлыгы 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International