Гражданнарның сорауларына җаваплар, алар өчен консультацияләр һәм ведомство компетенциясе кысаларында мәгълүмати-аңлату эшләре Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булды һәм шулай булып кала да. Бу юнәлештә иң соңгы масштаблы чараларның берсе - «кайнар линия» булды, аны кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестр Идарәсе оештырды һәм үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Федераль кадастр палатасы консультацияләренең Бөтенроссия атнасы эгидасы астында узды. Төрле сорауларга 3,5 меңгә якын кеше җавап алды. Килешү алдыннан нинди документларны тикшерергә, фатирны ничек бүләк итәргә, коммуналь хуҗалыктагы бүлмә белән ничек дөрес эш итәргә һәм фатирны кадастр учетына ничек куярга кирәк. Кадастр палатасы экспертлары күчемсез милек өлкәсендәге иң актуаль сорауларга җавап бирделәр.
БДКМРнан өземтә –сезне күңелсезлекләрдән яклаучы.
Күчемсез милек сатып алган вакытта үзеңне алдакчылардан саклау өчен хокук билгеләүче документларны игътибар белән өйрәнергә кирәк: бу мирас хокукы турында таныклык, милеккә тапшыру килешүе, сату-алу, бүләк итү һ. б. лар булырга мөмкин. Шулай ук сатучы сатып алучыга 2016 нчы елга кадәр теркәү органнары тарафыннан бирелгән милек хокукын теркәү таныклыгын да бирә ала.
Ләкин шуны истә тоту мөһим: элек бирелә торган хокукларны теркәү турында таныклык ‑ ул әлеге таныклыкта күрсәтелгән затның күчемсез милек объектына милек хокукын теркәүне раслый торган хокукый документ. Әлеге таныклык бүгенге көнгә милек хокукының сатучы тарафыннан теркәлүен расламый. «Хәзерге вакытта күчемсез милек объектының хуҗасы кем булуын бары тик бердәм дәүләт күчемсез милек объектыннан (БДКМР) Өземтә генә раслый ала», - дип аңлата ТР буенча Кадастр палатасы эксперты Анна Кайнова. Күчемсез милекне бары тик милекче генә сатарга хокуклы булуын исәпкә алып, сатып алучыга, шундый өземтәгә заказ биреп, теге яки бу объектның кемнеке булуын ачыкларга киңәш ителә.
ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары гражданнарның игътибарын соратып алу нигезендә бирелгән мәгълүмат бирү ысулына карамастан, бирелгән вакытта актуаль (дөрес) булып торуына юнәлтә. Шуңа бәйле рәвештә БДКМР нан өземтәләргә потенциаль алыш-биреш датасына мөмкин кадәр якынрак заказ бирергә киңәш ителә.
Иренең( хатынының) ризалыгын тикшерегез.
Шулай ук экспертлар сатып алыр алдыннан иренең яки хатынының нотариаль рәвештә расланган ризалыгыналырга кирклеген кисәтә, мондый ризалык булмау хокук күчүне теркәүгә комачауламаса да, реестрга әлеге ризалык бирмәү турында язма кертеләчәк, әмма аның булуы, безнең карашка, сатып алучы мәнфәгатьләрендә. Шулай ук элеккеге ир белән хатынның яки башка туганнарның кызыксындыручы объектка теркәлгән хокуклары булмавын ачыкларга киңәш итәбез.
Бүләк итү, күчемсез милек белән алыш-биреш.
Бүләк итү - күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым категориясе. Ул сату-алудан аерылып тора, бу очракта күчемсез милек өчен түләү бернинди формада да каралмый, ягъни мондый килешү бушлай. Шулай ук бүләк итүче күчемсез милек алу һәм аннан файдалану шартларын да билгели алмый. Бүләк итү килешүе бүләк итүченең үзләренә бүләк ителгән торакта яшәү хокукын күздә тоткан очраклар искәрмә булып тора.
Бүләк итү килешүе, күчемсез милек объектына карата хокук күчерү буенча алыш-бирешне теркәүче теләсә кайсы башка килешү кебек үк, гади язма рәвештә дә, нотариаль формада да төзелергә мөмкин. 2013 нче елның 4 нче мартыннан соң төзелгән күчемсез милек бүләк итү шартнамәләре дәүләт теркәвенә алынмый.
Бүлмә сатып алганда каршылыклар.
Коммуналь фатирда бүлмә сатып алынган очракта, күчемсез милек реестрыннан өземтә соратып, сатучының, мөстәкыйль күчемсез милек объекты буларак, бүлмәгә ия булу-булмавын яки фатирга яки коммуналь фатирдагы бүлмәгә гомуми өлешле милек хокукында өлешле милекче булып торуын тикшерергә кирәк.
Әгәр дә сатучыга коммуналь фатирдагы бүлмә милекче хокукында булса, коммуналь фатирның башка биналары милекчеләренең мондый бүлмәне сатып алу өстенлегенә ия булуын истә тотарга кирәк. Югыйсә, бүлмә сатучы күрше бүлмә хуҗаларына сату турында һәм бүлмәне нинди шартларда сатуы турында хәбәр итәргә тиеш; милекчеләр бүлмә сатып алудан баш тартса, сатучы аны шул ук шартларда чит кешегә сатарга хокуклы.
Сатып алуга әзерләнгәндә истә тотарга кирәк.
1.Килешүләрдә нотариаль катнашу. Шуны истә тотарга кирәк, 2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклык күчемсез милеккә гомуми өлешле милек хокукындагы өлешләрне алу яки ипотека буенча килешү төзегәндә, әгәр килешү барлык милекчеләр тарафыннан бер үк вакытта үткәрелсә, таләп ителми. Анна Кайнова аңлатканча, өлешләп сату-алу, бүләк итү, мирас яки ипотека килешүе, өлешләп төзүдә катнашучылар (милекчеләр) тарафыннан имзаланган очракта, гади язма рәвештә төзелергә мөмкин.
Фатир яки бүлмәгә хокукны рәсмиләштерү өчен, килешү нәтиҗәсендә милек хокукын күчүгә нигез булып торган хокукларны һәм документларны, дәүләт пошлинасын түләү турында квитанцияне теркәү органына тапшырырга кирәк.
Гражданнар милек хокукын теркәү өчен документларны уңайлы булган теләсә нинди ысул белән тапшыра алалар. Моны КФҮ аша шәхси визит барышында почта аша яки электрон сервис ярдәмендә эшләргә мөмкин.
2. Кадастр исәбе. Гамәлдәге законнар нигезендә, күпфатирлы йортның һәм фатирларның кадастр исәбен алып бару өчен, төзүче, күпфатирлы йортның техник планын әзерләү өчен, кадастр инженерына, анда барлык бүлмәләр белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, шуннан соң, күпфатирлы йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында гариза белән, вәкаләтле органга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Вәкаләтле орган, мондый рөхсәт бирелгәннән соң, 5 көн эчендә, мондый объектларның техник планы белән хокукларны теркәү органының төбәк идарәсенә объектны файдалануга тапшыруга рөхсәтне мөстәкыйль җибәрә. Шулай итеп, яңа төзелештәге фатир сатып алучыга аны мөстәкыйль рәвештә кадастр учетына куярга кирәкми.
Әгәр күпфатирлы йорт 2008 нче елга кадәр төзелгән һәм аңа карата техник инвентаризация үткәрелгән булса, мондый йорт һәм фатир күп очракта «элек исәпкә алынган күчемсез милек объектлары»кебек кадастр исәбенә куелган