Бибай Чаллысы авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы өчен “Бәрәңге илендә кунакта" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмдә бәрәңге турында конкурслар, викториналар, җырлар һәм шигырьләр булды. Бәрәңгедән ашлар әзерләү буенча конкурс алдан ук игълан ителгән иде. Табында ниләр генә юк иде: пирожки, өчпочмак, тавык, мундирлы һәм фаршланган бәрәңге, бәрәңгедән салатлар. Шулай ук бәрәңгенең төрле сортларыннан һәм гадәти булмаган рәвешләреннән күргәзмә оештырылды. Кайбер тамашачылар бәрәңге турында шигырьләр яздылар, җырлар җырладылар.