27 октябрьдә, якшәмбе көнне районда Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров булып китте. Депутат белән эшлекле очрашулар узды. Аңа районда яңа сафка баскан төрле объектларны күрсәттеләр. Кунакны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.
Ирек Зиннуров су полосы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья, Европа чемпионатларында җиңүләр яулаган командада чыгыш ясаган спортчы. Ул Россиянең спорт мастеры.
2016 елның августында районда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йөзү бассейны ачылганда Ирек Зиннуров та шәрәфле кунак буларак катнашкан иде. Менә шул көннән ул безнең район белән тыгыз элемтәдә яши.
Базарлы Матакта республика районнарында тиңе булмаган, 35 метр киңлектә, 25 метр озынлыкта бассейн ачылгач, анда балалар белән шөгыльләнергә тренер кирәк иде. Ирек Хәйдәрович тәҗрибәле остаз табуда районыбызга ярдәм итәргә ышандырды. Һәм ул сүзендә торды. Күп тә үтмәстән безгә Грузиядән су полосы белән гомер буе шөгыльләнгән тәҗрибәле белгеч килде. Һәм менә өч ел инде тренер Александр Георгадзе балаларны шушы мавыктыргыч су спортына өйрәтә. Ә яшь спортчыларыбызга махсус киемнәр, җиһазлар сатып алуда һәрдаим Ирек Зиннуров ярдәм итә. Гомумән, ул безнең ватерполчы егет-кызларыбызның уңышлары, алар чыгыш ясаган ярышлар белән гел кызыксынып, күзәтеп тора.
Федераль депутат район хакимияте бинасында оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, участок сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашты. Район башлыгы Александр Никошин Ирек Зиннуровка безнең белән даими элемтәдә булуы, ярдәм итеп торуы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.
Ирек Хәйдәрович очрашуда катнашучыларны Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары эше белән таныштырды.
–Безнең һәр депутатның Татарстан Республикасы мәнфәгатьләреннән чыгып эшли торган үз юнәлеше бар. Без башка төбәкләр депутатларына караганда күбрәк, активрак эшлибез. Республикада алып барыла торган күп кенә төзелешләр башлыча депутатлар катнашында төрле программаларга кертеп финанслана. Безнең эшебез федераль бюджеттан Татарстанга күпме акча алу белән дә бәяләнә,–ди депутат.