Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

27 нче октябрь көнне Татар Әхмәтендә яшәүче Гайфуллина Дания Хафиз кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу матур бәйрәм белән ветеранны туганнарыннан башка район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, район ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин котлады. Кунаклар традиция буенча Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.  Ул үзенең күркәм юбилеенда туган-тумачасыннан, дусларыннан һәм күршеләреннән күп санлы котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International