Хезмәт кенәгәсе электрон булачак

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2020 нче елдан башлап Россиядә электрон хезмәт кенәгәсен – барлык эшләүче россиялеләргә яхшы таныш документның яңа форматын кертү планлаштырыла. Цифрлы хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләрнең үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматка даими һәм уңайлы булуын тәэмин итә, ә эш бирүчеләргә кадрлар исәбенең яңа мөмкинлекләрен ача. Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Галләмов Р.Ф. электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле һәм кәгазь кенәгәне күпме кирәк, шуның кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә.

Электрон хезмәт кенәгәсе физик чыганакны күз алдында тотмый һәм бары тик цифрлы форматта гына гамәлгә ашырылачак. Электрон китап мәгълүматларын Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, шулай ук смартфоннар өчен тиешле кушымталар аша карарга мөмкин булачак.

Кирәк булган очракта, электрон хезмәт кенәгәсе белешмәләре кәгазь Өземтә рәвешендә биреләчәк. Аны хәзерге яки элекке эш бирүче (соңгы эш урыны буенча), шулай ук Россия Пенсия фонды идарәсе яки дәүләт хезмәтләренең күпфункцияле үзәге (КФҮ) тәкъдим итә ала. Хезмәт кеше яшәү яки эш урынына бәйләмичә генә экстриториаль рәвештә күрсәтелә.

Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре:

• Хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка уңайлы һәм тиз керү мөмкинлеге.

• Хезмәт эшчәнлеге турында хаталы, төгәл булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүматларны минимальләштерү.

• Дистанцион эшкә урнашуның өстәмә мөмкинлекләре.

• Эш бирүчеләрнең кәгазь хезмәт кенәгәләрен сатып алу, алып бару һәм саклау чыгымнарын киметү.

* Шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсияләрне өстәмә документаль раслаудан башка дистанцион рәсмиләштерү.

• Дәүләт хезмәтләрен алу өчен электрон хезмәт кенәгәсен куллану.

• Эш бирүчеләр һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны аналитик эшкәртүнең яңа мөмкинлекләре.

• Югары дәрәҗәдә куркынычсызлык һәм сакланышы мәгълүматлар.

Россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру 2020 нче елдан башланырга тиеш. Барлык эшләүче гражданнар өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кеше ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.

2021 нче елдан башлап беренче тапкыр эшкә урнашучылар бердәнбер искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлары электрон рәвештә кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.

Калган гражданнар 2020 нче  ел дәвамында эш бирүчегә кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калу турында ирекле рәвештә гариза бирә алалар. Бу очракта эш бирүче, электрон китап белән беррәттән, хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны кәгазь версиягә кертүне дәвам итәчәк.

2020 нче ел азагына кадәр эш бирүчегә кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калу турында гариза тапшырмаган россиялеләр аны кулларына алачак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат 2021 елдан башлап цифрлы форматта гына формалашачак.

Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International